«

»

Сен 10 2018

“Самавыр бәйрәме” Байгелде авылында

9 сентябрь көнне Байгилде авыл мәдәният йортында “Самавыр бәйрәме” үтте.

Элек-электән самавырлы йорт – ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөҗләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан -яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

Самавыр – ул безнең бала чак хатирәсе. Элек-электән татар халкында гаилә, туганнар самавыр янына җыелган, хәл белергә килгән кешегә беренче эш итеп самавыр куйганнар.

Чәй кайнатуның хәзерге вакытта кыенлыгы юк. Барлык өйләрдә дә электр чәйнүкләре бар, газ үткән. Ләкин никадәр генә яхшы булмасын, үткәннәрне онытырга ярамый. Чөнки сугыш чорында ашарга икмәк чутлы булган, ә өстәлдә самавыр гөжләп торган.

Мәдәният йорты алды бәйрәмчә бизәлгән, күргәзмәләр оештырылган, анда төрле – төрле самавырлар урын алган, бәйрәмгә хәтта “тере” самавыр да килгән иде.

Кичә җыр – бию, уен, викторина, конкурслар белән барды. Татар халык ашларына конкурс игълан ителгән иде, халык теләп катнашты. Бәйрәм соңында барысы да кайнар чәй белән сыйланды, кичә күңелле узды.

Автор: ведущий библиотекарь З.Х.Сафина