«

»

Май 10 2018

“Онытырга мөмкин түгел”, тантаналы чара Байгелде авылында

9 май көнне илебез халкы Бөек Җиңүнең 73 – еллыгын бәйрәм итте. Байгилде авыл биләмәсендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган “Онытырга мөмкин түгел” дигән тантаналы чара үтте.

Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны, Брест крепосте герое Исмагилов Ришат Салих улы, тыл ветераннары, Афганистан һәм Чеченяда хәрби бурычларын үтәгән солдатлар да килде.

“Үлемсез полк” ның тагын да тулыландырылып тантанага килүе халык күңелендә зур горурлык уятты һәм үткәннәрне искә төшереп күзләргә яшь килеп, моңсу да итте.

Бөек Ватан сугышында кайтмый калган яугирләр истәлегенә куелган стелага венок салдылар, бәйрәм концерты карадылар һәм тәмле солдат боткасыннан авыз иттеләр.