«

»

Мар 21 2019

«Нәүрүз, түрдән уз!”, яз бәйрәме Байгилде авылында

21 март көнне Байгилде мәдәният йортында “Нәүрүз, түрдән уз!” дигән язны каршы алу бәйрәме үтте.

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килде.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата.

Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Бу бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә. Салкын кыштан соң, язлар иленнән, җылы көннәр, йөгерек сулар, ләйсән янгырлары, умырзая чәчәкләре алып килә.

Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән иде, аның китәсе килмәде, Нәүрүзбикәне ярышка чакыды, ләкин яз гүзәле җиңеп чыкты.

Бәйрәм җыр – бию, уен – к өлке белән барды, коймак һәм ботка белән чәй эчтеләр.