21 март көнне Байгилде авыл мәдәният йортында “Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз!” дигән бәйрәм булды.
Нәүрүз… бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз – борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Борынгы бәйрәм атна буе дәвам иткән, кешеләр бер-берсенә тик яхшылык кына теләгән.
Бәйрәмнең кунагы Нәүрүзбикә кунакларга бәхет теләде. Кешеләргә үзенең үтенечен белдерде: табигатьне сакларга, тирә-ягыбызны тәртиптә тотарга чакырды.
Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән барды. Кышның китәсе килмәде, аркан тартыштылар, яз көчлерәк булды, кыш җиңелде.
Автор: библиотекарь З.Х. Сафина