«

»

Янв 31 2018

“Гаилә бәхете – ил бәхете” Байгелде авылында 

Гаилә – тормыш күрке. Бу исә, гаиләбезнең сәламәт ныклыгы, ә ыру-нәселебезнең абруе – ил абруе ди халык. Киләчәгебезне без бүгенге гаилә мөнәсәбәтләре аша үзебез төзибез. Киләчәккә нигез бүген салына.

Башкортстан Республикасында 2018 нче ел “Гаилә елы” дип игълан ителде.
Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә – кеше тормышындагы, иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул: әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү-һәрберебезнең изге бурычы.

26 январь көнне Байгилде мәдәният йортында Гаилә елын ачуга багышланган кичә булды.
Кичәне Байгилде авыл лицее директоры Исмагилов Салават Ришат улы ачты.

Кичәгә 50-60 ел бергә гомер иткән гаиләләр чакырылды. Байгилде авылыннан Хазиев Фәсәхетдин Әдиәхмәт улы белән аның тормыш иптәше Наҗия Идият кызы, Дильмухаметов Рәшит Сабир улы белән Лена Акмал кызы һәм Зур Теңкәш авылыннан Ибрагимов Фәнур Шакир улы белән Тәслимә Шакир кызы.

Алар бергә дус-тату яшәүләренең серләре белән уртаклашты.
Бәйрәм җыр-бию белән барды, авыл лицееның башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы барысының да күңеленә хуш килде.
Кичә “Ихлас” халык фольклор төркеме чыгышы белән тәмамланды.

Автор: ведущий библиотекарь З.Х.Сафина

.

 

Автор: китапханасы Сафина З.Х.