«

»

Мар 09 2018

“Ул бит, минем әнием!”, 8-че март бәйрәме Байгелде авылында

Кем куллары өйне, жирне ямьли
Изгелеге – үлчәү тапкысыз.
Ул – бердәнбер яшәү чыганагы
Тормыш коты, ана, хатын- кыз.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын – кызларда. 8 Март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме.

6 март көнне Байгилде мәдәният йортында халыкара хатын – кызлар көненә багышланган “Ул бит, минем әнием!” дигән бәйге үтте.

Әниләр тапкырлыкта, зирәклектә, уңганлыкта үзләрен сынадылар. “Супер әни” медалена тәрбияче Ирина Владимировна лаек булды.

 

Автор: ведущий библиотекарь  З.Х.Сафина