«

»

Ноя 01 2017

“…Җуелмаслык, күмелмәслек эз калдырасым килә…” , китаплар күргәзмәсе Байгелде китапханасында

Байгилде авыл китапханәсендә якташ шагыйрь Зиннур Насыйбуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “…Җуелмаслык, күмелмәслек эз калдырасым килә…” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм “…Бу тормышны бизәр өчен туганмын…” дип исемләнгән буклет эшләнде.

Туган ягыбызны данлаган, аның матурлыгын шигъри юлларга салган якташыбыз шагыйрь Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин 1937 елда Нуриман районы Бәләкәй Теңкәш авылында туа. Булачак шагыйрь балалык елларын башта туган авылында, ә соңыннан инде күрше Зур Теңкәш авылында үткәрә. Ул кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. Байгилде урта мәктәбендә белем ала.

Әдәбиятка, шигьрияткә булган омтылышы аны Башкорт Дәүләт Университетының филология факультетына алып килә.Аны уңышлы тәмамлагач, республикабызның берничә район гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
Яшь авторның әдәбиятка сөюе һәм дәрте көчле булганга, язмыш җиле аны татар халкының мәдәният үзәге булган Казан шәһәренә алып килә.

Монда ул Татарстан радиосының әдәби – драматик редакциясендә эшли.
Зиннур Насйбуллинның 1973 елда Татарстан китап нәшриятында “Тәлгәш” дигән шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Шагыйрьнең икенче китабы “Гамьнәр илендә” Татарстан китап нәшриятында 1987 елда чыга. Кызганычка каршы, шагыйрьгә китабының басмасын үзе исән чакта кулына алырга туры килми.Бу китабы Зиннур Насыйбуллинга 50 яшь тулу уңае белән каләмдәшләре тарафыннан бастырып чыгарыла.

Шигырьләрнең тематикасы төрле анда сугыш вакытына туры килгән авыр балачак та, яшьлек мәхәббәте дә, Туган илгә, туган җиргә, туган телгә булган сөю дә күрсәтелгән. Аның күп кенә шигырьләренә көй язылган.

Зиннур Насыйбуллин 1986 елның 8 гыйнварында 50 яше дә тулмастан вафат була.
Зиннур Насыйбуллин намус белән яшәүче шагыйрь буларак әдәбият тарихында калды, – дип язды филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүтов.


Автор: китапханасы З.Х. сафина