«

»

Апр 27 2018

“Тукай безнең белән” дигән әңгәмә Байгелде китапханасында

25 апрель көнне “Кояшкай” балалар бакчасында халкыбызнаң бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең белән” дигән әңгәмә үтте.

Яраткан шагыйребез ГабдуллаТукай 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп сулар акканда, Мөгәмәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Габдуллага 4 ай булганда — әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.
Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, оядан – ояга күчеп, авылдан-авылга йөреп.Тукай үзенә җылылык, сыеныр урын эзли.

Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.
Еллар уза, нәни Апуш зур шагыйрь – Тукай була.

Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итеп калдыра.
Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен тыңладылар, “Тылсымла сәхифәләр” китабыннан мультфильмнар карадылар. Әңгәмә халкыбызның гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.