«

»

Янв 21 2019

Кар көне 2019, Байгильде авылында

Әлеге вакытта Кар көне иң яшь бәйрәмнәрдән санала. Кышны барысы да ярата, җирне ап- ак кар каплаган, теләсәң чаңгы, чана, коньки шу, хоккей уйна, кар бабай яса.

Халык – ара кар көне 2012 елда барлыкка килә. Ел саен январь аенда шушы көнгә багышланган төрле спорт чаралары оештырыла. Мондый чаралар яшь буынны спортка җәлеп итүдә, аларның сәламәт тормыш алып баруына зур йогынты ясый.

18 январь көнне Бәләкәй Теңкәш авылының Ишмәт күлендә халык –ара Кар көненә багышланган чара үтте. Чарага төрле яшьтәгеләр: олылар да, балалар да килгән иде.

Бер җирдә футбол уйнадылар ә икенче урында эстафета үтте, монда “Снежинки” һәм “Сугробы” командалары ярышты. Уенда барысы да теләп катнашты. Аркан тартышу үзенә күрә бер күңелле күренеш булды. Чара бик күңелле үтте, соңыннан кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп таралыштылар.