«

»

Ноя 27 2017

“Иң изге – кеше әни икән…”, әниләр бәйрәме Байгелде авылында

1998 елдан ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне. Бу зур бәйрәм чөнки, әни һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул.

Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.

Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул – ана дигән изге зат.

24 ноябрь көнне Байгилде мәдәният йортының үзэшмәкәр сәнгать түгәрәгендә йөрүчеләр, Кушкүл һәм Саргаяз авылында яшәгән әниләрне бәйрәм белән котладылар.

Саргаяз авылында кунаклар Флорида һәм Наил Гибадуллиннар йортына җыелдылар. Бәйрәмне ачып Рәйсә Нәҗип кызы барлык әниләргә дә сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш теләде һәм аларга багышлап җыр башкарды.

Роза Марданова, Хәмзә Газизовларның да моңлы җырлары әниләрнең күңеленә хуш килде. Барысы да хуҗабикә әзерләгән чәй табыны янында җырлар тыңлап ял иттеләр.

Ә Кушкүл авылында бәйрәм Тәнзилә һәм Илһам Хамидуллиннар йортында дәвам итте. Үзэшмәкәр җырчыларга кушылып та, әниләр үзләре дә җырлашып утырдылар, күзләрдә яшь тамчылары да күренде. Минниса Исмагилованың “Парлы чыршылар” җырын башкаруы кунакларны таң калдырды.

Кичә бик күңелле үтте, бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Кунаклар хуҗабикә пешергән чәк-чәк, коймак белән тәмләп чәй эчтеләр.


Автор; китапханачы З.Х.Сафина