«

»

Фев 19 2017

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде…”

Байгилде авыл китапханәсендә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Чара, патриот – шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилгә багышланды.

Татар халкының бөек улы, шагыйрь Муса Җәлилнең исеме татар әдәбиятына генә түгел, ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Үзеннән соң гаять бай мирас калдырган, җыр өлкәсендә күп эшләгән, татар опера сәнгатен тудыруга күп көч салган шәхес буларак та, Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәтеп һәлак булган, үз иленең чын патриоты итеп тә беләбез.

Китапханәче Сафина З.Х. шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырды, укучылар шигырьләрен укыдылар.

Автор: ведущий библиотекарь З.Х.Сафина