«

»

Июл 31 2018

“Бер күрешү – үзе бер гомер!, “Бакча” урамында Байгелде авылында бәйрәм

27 июль көнне Байгилде авылының “Бакча” урамында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмгә олылар да, балалар да килде. “Бер күрешү – үзе бер гомер!” дип юкка гына әйтмиләр, очрашып, сөйләшеп, серләшеп, җырлашып утыру, күңелгә зур рәхәтлек бирә.

Байгилде авылы, “Бакча” урамы тарихы турында Саҗидә Назипова, Гүзәлия Суфияновалар сөйләде. Байгилде авылы бай тарихка ия. Авылларыбыз, урамнарыбыз елдан ел яңара, матурлана үсә, өлгеле ихата, матур бакча конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.

Алар Файзуллин Фәнис белән Резида, Файзуллин Фәнил, Тәскирә һәм Әклимә Гареевалар булды. Бәйрәм җыр, бию уеннар белән дәвам итте. Чарага килгән һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Автор: ведущий библиотекарь З.Х.Сафина