«

»

Ноя 26 2019

В Центральной библиотеке…

…поступление новых книг на татарском языке.

📗Мәхмүт Хәсәнов. Көзге йолдызлар астында. Повестьлар-Көзге йолдызлар астында . Урман шаулый.
…Зариф Түбәнге складка утын алып төшүче беренче очраган машинаны «тавыш биреп» туктатты да, шофёрның үзе янына кабинага чакыруына карамастан, кузовка менеп утырды, машина кузгалып китте. Әле генә ярып төялгән имәннең хуш исе…

📕Рафаил Төхфәтуллин. Китә казлар. Повестьлар, хикәяләр.
Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы, туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау хакында күптәннән сөйләп киләләр. Ул гүзәллекне тормыш төбеннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар.

📙Мансур Вәли-Баржылы. Ул көннәрдә…Повесть, новеллалар, публицистика, юморескалар.
…Билалны эзләп, ял йортына килү, шулай итеп, Галия көткән нәтиҗәне бирмәде. … Ләйсирә Билалның соңгы имтиханына кочагы белән чәчәк күтәреп килде. Ул көнне Иделнең аргы ягына чыгып, кичкә кадәр табигать кочагында булдылар. Тулай торактан китеп, аерым..

📗Раис Сафин.Атландым атның биленә. Повестьлар, хикәяләр.
Рәис Сафинның бу китабына «әхлак», «намус» кебек гомумкешелеккә хезмәт итә торган төшенчәләргә ихтирам белән карап, туган илгә, ватанга тугрылык саклап язылган әсәрләре туплап бирелде.