«

»

Мар 09 2017

“Әни һәм мин” Байгилде авылында

Байгилде авыл мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Әни һәм мин” конкурсы булды. Аны китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе уздырдылар.

Конкурста әниләр һәм балалар катнашты, аларга төрле биремнәр әзерләнгән иде. “Үзем белән таныштырам”, “Бишек җыры җырлыйм”, “Әниемнең портретын эшлим”, “Картәниемә бездән бүләк”, “Әнием һәм мин спортчы” һ.б.

Балалар тамашачыларны музыкаль бүләк белән котлады.
Әниләргә “Иң ягымлы”, “Иң уңган”, “Иң булдыклы”, “Дөньяда иң әйбәт әни”дигән исемнәр бирелде.

Автор;       китапханәче З.Х. Сафина