«

»

Май 25 2018

“Чиста яр” акциясе Бәләкәй Теңкәш һәм Байгилде авылларында

23 май көнне Бәләкәй Теңкәш һәм Байгилде авыллары халкы, авыл биләмәсе, клуб хезмәткәрләре, укучылар “Чиста яр” акциясенә кушылды.

Өмәгә чыгып Олы күл ярларын чүп – чардан тазартты, суга ауган агачларны кистеләр.

Волонтерлар һәм укучылар Бәләкәй Теңкәш авлындагы Ишмәт, Байгилде авылындагы Казанбай күленең ярларын чүптән тазартты.

Соңыннан барысы да эшләгән эшләреннән канәгать булып, ял итәргә утырдылар һәм бергәләп чәй эчеп “Күршеләр көнен” билгеләп үттеләр.

Автор: ведущий библиотекарь З.Х.Сафина